«ГТО Сабантуе» видеороликлар конкурсын үткәрүнең максаты-гражданнарны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү.
Муниципаль этап-2020 елның 25 июненнән 10 июленә кадәр.
Республика этабы-2020 елның 10 июленнән 20 июленә кадәр.
Конкурс Татарстан Республикасы «ГТО» ТИБ битендә онлайн тавыш бирү форматында Instagram @gto_tatarstan, судьялар коллегиясенең оффлайн тавыш бирү һәм очраклы саннар генераторы ярдәмендә уза.
Конкурста катнашу өчен гер спортында (ГТО нормаларын кабул итү кагыйдәләре буенча) барлык теләүчеләр дә чакырыла.
Конкурсның республика этабында җиңүчеләр грамоталар һәм спорт кибетенә сертификатлар белән бүләкләнәләр.