Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча 2020 елның 26 июне Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы түбәндәге муниципаль районнарда көтелә: Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш, Алексеевск, Чистай, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы муниципаль районнары.
Урманда янгынны ачыклап, паникага бирелмәгез. Башта хәлне тиз анализлагыз. Рельефның югары ноктасына менәргә яки югары агачка керергә, янгын учагының урнашу урынын табарга, ут таралуның юнәлешен һәм тизлеген билгеләргә, сулыкның, сазлыкның, шешәләрнең, торак пунктларның урнашуын күрергә кирәк.
Урманда янгын белән очрашканда нәрсә эшләргә
Привентив чаралар (башка сүзләр белән әйткәндә – саклык) - урман янгыннарына каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы. Бу дөньяның күп кенә илләре тәҗрибәсе белән раслана.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96