Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Кабинетында Виктор Сергеевич Тимиряев рәислегендә Югары Ослан муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Утырышта Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» МБ ЮХИДИ бүлеге, район Башкарма комитеты, Югары Ослан авыл җирлеге, район хастаханәсе, район мәгариф бүлеге, «Волжская новь» газетасы редакциясе, суд приставлары хезмәте бүлеге, «Волго-Вятскуправтодор»ФКУ бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге сораулар торды:
1.Югары Ослан муниципаль районы буенча ЮХИДИ бүлегенең контроль-күзәтү эшчәнлеге.
2. 2020-2021 еллар уку елы алдыннан урам челтәренең юл тамгасын яңарту буенча планнар турында.
3. Укучыларны юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә тәрбияләү турында, тормышка ашырыла торган чараларның нәтиҗәлелеген бәяләү
4. РФ КоАП 12.8, 12.26 статьяларында, 20.25 статьясындагы 1 өлешендә каралган административ эшләрне карау нәтиҗәләре буенча суд органнары тарафыннан салынган административ штрафларны түләттерү
5. 2020 нче елда Югары Ослан муниципаль районы территориясендә уза торган федераль юллар участокларында аварияләрне профилактикалау чаралары.
6. Массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәрәкәте иминлеге, юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау турында мәкаләләр урнаштыру.
Утырыш нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирелде.