18 нче июньнән 29 нчы июньгә кадәр Югары Ослан гимназиясе базасында рус теле, география һәм инглиз теле буенча региональ һәм Бөтенроссия дәрәҗәләрендә күнегү чаралары уза (язма өлеш һәм «сөйләшү» бүлеге).
Әлеге чаралар урта гомуми белем бирү программалары буенча 2020 елда 11 сыйныфны тәмамлаучыларның Бердәм дәүләт имтиханы формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләүгә һәм үткәрүгә багышланган.
Төп максат-БДИ үткәргәндә кулланыла торган оештыру, технологик һәм мәгълүмати карарларны тикшерү.
Күнегүләр чаралары чыгарылыш сыйныф укучылары катнашыннан башка, әмма барлык ППЭ хезмәткәрләрен колачлап һәм санитар - эпидемиологик таләпләрне үтәп уза.