26нчы июнь көнне Куралово авыл җирлеге территориясендә эшлекле киңәшмә булып узды.
Көн тәртибендә Куралово авыл җирлегенең төп проблемалары һәм үсеш перспективалары каралды. Киңәшмәдә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика буенча беренче урынбасары Рәшит Монасыйпов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Манапова, Куралово авыл җирлеге башлыгы Венера Квашнева, Куралово авыл җирлеге депутатлары катнашты.
Куралово авыл җирлеге территориясендә республика һәм муниципаль программаларны тормышка ашыру, санитар-эпидемиологик режим вакытында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү турында сораулар каралды.