Район халкының 54% ы илнең төп документына төзәтмәләр буенча үз тавышларын бирде инде

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Бүген йорт яны территориясендә тавыш бирү өчен участокларның соңгы көне. Ачык һавада тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланмаган кешеләрне сайлау участокларында көтәләр.

Югары осланлыларның яртысыннан артыгы үзләренең гражданлык бурычларын үтәделәр һәм РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирделәр.

30 июньгә 8132 кеше тавыш бирде, бу сайлаучыларның гомуми саныннан 54,3% тәшкил итә. Өйдә 2918 кеше тавыш бирде, сайлау участогына - 4393, йорт яны территориясенә 821 сайлаучы килде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International