Комбайннар парадының ничек узачагы турында фикер алыштылар

2020 елның 30 июне, сишәмбе


Район башлыгы Марат Зиатдинов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде, анда азык әзерләү, пар җирләре өчен җирләрне эшкәртү, терлекләрнең баш санын яңарту һәм комбайннар парадын уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Район буенча гомуми хәл турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәшит Гобәйдуллин сөйләде.

Ул шулай ук июльнең икенче декадасында районда комбайннар парады узачагын хәбәр итте-бу урып-җыю эшләре башланыр алдыннан кирәкле чара. Быел Сабантуй булмаганга күрә, аларның хезмәтен билгеләп үтү өчен хуҗалыклар алдынгыларын да җыеп алу турында Карар кабул ителде. Чаралар дүрт урында узачак: Шеланга, Куралово, Ямбулат һәм Карагуҗа.

Хуҗалыклар җитәкчеләре Игорь Родионов, Никита Лазарев, Шамил Закиров һәм Ильяс Габбасов агымдагы эшләрнең барышы, урып-җыю кампаниясенә әзерлек турында җентекләп сөйләделәр. Умартачылык буенча белгеч Галия Кучумова катнашучыларның игътибарын чәчүлекләрне сиптергән вакытта күрше районнарда умарталарның күпләп үлүенә юнәлтте һәм җаваплылык турында кисәтте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International