Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында " Өстәмә белем бирү үзәге” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе базасында “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» дип исемләнгән истәлек китаплары тарату тантанасы булып узды.
Китапта республиканың фашизмны Җиңүгә керткән өлеше турында уникаль бай архив һәм фотоматериал тупланган.
«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ директоры урынбасары Марина Левина район мәктәпләренә һәм Үзәк китапханәгә китаплар тапшырды, чөнки китап киң даирәгә, бигрәк тә укучыларга адреслана, уку-укыту программаларын төзү өчен нигез була ала.
Римма Троицкая катнашучылар өчен экскурсия үткәрде, аның барышында Югары Ослан халкының Җиңүгә керткән өлеше һәм музей экспонатлары барлыкка килү тарихы турында сөйләде.