Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, Россия Пенсия фонды, пенсия билгеләү һәм аларны түләү буенча карарлар кабул итү өчен, апрель аеннан июнь аена кадәр кертелгән вакытлыча чараларны озайтты.
Пенсионерларның шәхси счетларын стаж һәм хезмәт хакы турындагы белешмәләр, пенсия билгеләгәндә исәпкә алына торган иминият булмаган чорлар турындагы мәгълүматлар белән тулыландыру Пенсия фонды территориаль органнарының үз вакытында эшләве хисабына тәэмин ителә.
Инвалидлык булган кешеләргә пенсиянең барлык төрләре һәм кайбер социаль түләүләр федераль инвалидлар реестры мәгълүматлары буенча Пенсия фонды тарафыннан билгеләнә. РПФна мөрәҗәгать иткән очракта инвалидка гаризаны гына бирергә кирәк, калган мәгълүматларны фонд реестрдан ала. Ана капиталыннан айлык түләүне озайту
Ана капиталыннан ай саен түләнә торган акча алучы гаиләләргә якын айларда, керемнәрен раслау һәм, димәк, бу ярдәм чарасына хокукны раслау өчен, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Әгәр түләү вакыты 1 октябрьгә кадәр чыга икән, акча бирү автомат рәвештә озайтыла.
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571