2 июльдән 4 июльгә кадәр Лаеш муниципаль районында урнашкан Казан фәнни-тикшеренү үзәге территориясендә "кыр көне"Бөтенроссия конференциясе узды.
Үзәкнең демонстрацион мәйданчыгында күп санлы авыл хуҗалыгы машиналары һәм тракторлары,терлекчелек һәм кошчылык өчен продукция һәм технологик җиһазлар үрнәкләре, үсемлекләрне карау һәм корткычларга каршы көрәш өчен чаралар, авыл хуҗалыгы культураларының үсешен стимуллаштыру өчен йөзләгән химик һәм биологик препаратлар урнашкан.
Әлеге чара кысаларында төрле юнәлешләр буенча түгәрәк өстәлләр узды, Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге перспектив проектлар турында фикер алышынды. Хуҗалык итүнең кече формаларында җитештерелә торган төрле авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов катнашты.