Имтиханнар башланды

2020 елның 7 июле, сишәмбе


3 нче июльдән Югары Ослан гимназиясе базасында бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп чоры башланды һәм ул 25 нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Быел БДИ вузга керү өчен кирәк булган фәннәр буенча гына тапшыра. Ә алар быел 76 кеше. Әгәр 11 сыйныф укучысы әлегә укуын дәвам итәргә җыенмый икән, быел БДИны тапшырмаска мөмкин. Шуңа күрә 17 кеше шәхси гариза буенча БДИ тапшырудан баш тарткан.

БДИ тапшыру пункты санитар-эпидемиологик таләпләргә туры китереп әзерләнгән. ППЭНЫҢ барлык хезмәткәрләре дә битлек һәм перчаткаларда, һәр имтихан алдыннан генераль җыештыру үткәрелә һәм имтихан көнендә һәр 2 сәгать саен аудиторияләрдә һәм бәдрәф бүлмәләрендә ишекләр эшкәртелә.

Шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларының ППЭга керү режимы да көчәйде. Бүген имтиханга узу өчен һәр чыгарылыш сыйныф укучысын керү юлында медицина хезмәткәре һәм аудиториядән читтә оештыручы каршы ала. Барлык катнашучылар да дистанцияне үтиләр һәм бер-берсеннән 1,5 метр ераклыкта торалар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International