Югары Ослан районында алимент йөкләмәләре мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге базасында балигълык яшенә җитмәгән  балалары булган, ата-аналары алимент түләүдән качып йөргән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатында гражданнар кабул ителде.

Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ирина Алеева, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова, Югары Ослан районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Алинә Габдрахманова, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Наташа Сигаева, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының балигъ булмаган балаларга карата опека һәм попечительлек органы белгече Календарова Озода, суд приставы -- Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Югары Ослан районы бүлеге башкаручысы  Камил Кадыйров кабул иттеләр.


Хокукый ярдәм сорап балигъ булмаган балалар тәрбияләүче 1 гаилә мөрәҗәгать итте. Белгечләр бу гаиләгә файдалы тәкъдимнәр әйттеләр, балигъ булмаган балаларга алимент түләтү турында дәгъва гаризасы бирү тәртибен аңлаттылар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International