"Законсыз миграция өлкәсендәге җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгы"

2020 елның 7 июле, сишәмбе


РФ дәүләт чиген узу тәртибе «Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында»Федераль закон белән билгеләнгән. Легаль булмаган миграция өчен җаваплылык РФ Җинаять кодексының 322-322 һәм 3 статьяларында каралган.

РФ ҖК 322 статьясы билгеләнгән документлар булмаганда, ялган яки башка документлардан файдаланып, яисә гамәлдәге документлар белән, әмма тиешле рөхсәттән башка, шулай ук чик буе контролен үтмичә яисә билгеләнмәгән урында чикне законсыз кисеп үткән өчен җаваплылык күздә тота.

Законсыз миграцияне оештыру (РФ ҖК 322.1 ст.), ягъни чит ил гражданнарын яки гражданлыгы булмаган затларны Россия Федерациясенә законсыз рәвештә керүне, аларның илдә законсыз булуын яки Россия территориясе аша законсыз рәвештә узуын оештыру җинаять җаваплылыгына тартыла торган гамәл булып тора.

Район прокуратурасы


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International