Югары Ослан авылындагы күп фатирлы йортларның ишегалларында, «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында, йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча төзелеш эшләре башланды. Әлеге программа белән гражданнарның күп санлы буш вакытларын үткәрә торган урыннарны төзекләндерү каралган. Бүгенге көндә асфальт-бетон өслекле юллар салу өчен җирне чистарту буенча эш алып барыла, шулай ук терәк диварларны урнаштыру буенча эшләр дәвам итә.
Республикада «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру вакыты 2024 елга кадәр озайтылды. Бу чорда район территориясендә 35 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.