Югары Ослан муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2020 елның 8 июле, чәршәмбе


Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Югары Ослан муниципаль районының Яшүсмерләр клубында тантаналы чара узды. Анда Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов барлык катнашучыларны гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале, Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үткәрү буенча оештыру комитеты грамотасын  Закиулла Зыятдин улы һәм Әлфия Корбангалиевнага чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләк тапшырды.

Ирле-хатынлы Минһаҗевлар бер-берсенә тугрылык, хөрмәт, ышаныч, җылы кайгыртуны бергә кичерделәр. 32 ел бер-берсенә, туганнарына һәм әти-әниләренә карата мәхәббәт, хөрмәт аларның гаилә бәхетенең төп сере булды һәм шулай булып кала да.

 Алар икесе дә күп балалы гаиләләрдә үсте. Әти - әниләренең төп максаты - яхшы һәм хезмәт сөючән балалар тәрбияләү, аларга лаеклы белем бирү иде. 

Ир белән хатын бер-берсен яратып, лаеклы рәвештә өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзерге вакытта аларга оныкларны тәрбияләүдә булышалар. Барлык балалар да әтисе юлыннан китте: Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамладылар һәм архитекторлар династиясен дәвам иттеләр.

 Авылдашлары, шулай ук район халкы арасында бу гаилә лаеклы абруй һәм зур ихтирам казана. Аларның хезмәткә мөнәсәбәте, гаиләдә үзара аңлашу, балаларга игътибарлы карашлары яшь буынга үрнәк булып тора. Мингазовлар гаиләсендә һәрвакыт тынычлык, татулык һәм үзара аңлашу хөкем сөрә.

Фәридә Янтыкова Мингазовлар адресына котлаулар һәм җылы теләкләрен җиткерде. Балалар әти-әниләренә рәхмәт сүзләре әйттеләр, ә кызлары Зилә башкарган җырга әти-әниләре вальс биеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International