"Яңа хокукый шартларда инвестицион мөмкинлекләр" темасына Вебинар

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Инвестицион эшчәнлекне үстерү, яңа инструментларны алга этәрү һәм инвесторларга ярдәм итүнең хокукый нигезләре белән танышу максатыннан ТРның инвестицион үсеш агентлыгы «Бердәм Россия» региональ бүлеге белән берлектә «Яңа хокукый шартларда инвестицион мөмкинлекләр» темасына вебинар үткәрә. 

Чара кысаларында җайга салу тирәлеге үсеше тенденцияләре, инвестицияләрне яклауны тәэмин итү мәсьәләләре, дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын куллану, шулай ук аларны 2019 – 2020 елларда Россиядә гамәлгә ашыруның иң яхшы тәҗрибәләре турында фикер алышу планлаштырыла.

Вебинар 2020 елның 15 июленә 10: 30 сәгатькә планлаштырылган.

Вебинар трансляциясен түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://us02web.zoom.us/j/86096121655?pwd=WTh5Uzl5djQ5SjIzdzdzanFrV0x6UT09 конференция идентификаторы: 860 9612 1655. Пароль: 889798.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International