Россия Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү нәтиҗәләре турында Карар кабул итте. Аларны тавыш бирүдә катнашкан россиялеләрнең 77,92% ы хуплады. Бу төзәтмәләрне тавыш бирү барышында хупланган дип санау өчен җитәрлек. Аннары президент 4 июльдә үз көченә керәчәк Указны имзалады. Шул ук көнне Конституция тексты яңа редакциядә Россия газетасында басылып чыкты.