Бердәм «Ачык ишекләр» көне

2020 елның 10 июле, җомга

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге (Югары Ослан районы) үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатыннан, 2020 елның 15 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Югары Ослан районы эшкуарлары өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.

Яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында эшкуарларны бердәм "Ачык ишекләр" көнендә кабул итү 8843 79 2 11 86 телефоны буенча алдан язылып булачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International