Интернет ресурслар – вакыт эше

2020 елның 10 июле, җомга

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дәрәҗәсендә дәрес конспектларын эшләү һәм татар теле һәм әдәбиятыннан дистанцион укытуны тәэмин итү өчен методик материаллар әзерләү проекты турында мәсьәлә хәл ителә. Бүгенге көндә әлеге категория педагогларга белем бирү челтәрләрендә һәм порталларда дәресләр үткәрү өчен методик материаллар җитми.

Моның өчен Югары Ослан муниципаль районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасыннан дәресләр эшләү һәм методик материаллар әзерләү буенча эшче төркем төзелде, аның составында Евсеева Лариса Рамил кызы («Иннополис лицее «ДАҺБУ) - эшче төркем җитәкчесе, Нурмөхәммәтова Алия Шәрифҗан кызы (Югары Ослан гимназиясе), Гордеева Миләүшә Миңнулла кызы (Макыл урта мәктәбе). Әлеге төркем, республика районнарында барлыкка килгән эш группалары кебек үк, 20 августка кадәр рус мәктәпләрендә белем алучы татар телле балалар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан 1 нче чирекнең программа материалының барлык темалары буенча дәресләр, презентацияләр һәм өстәмә электрон ресурслар эшләү белән шөгыльләнәчәк. Аннары аларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырачак. Калган сыйныфлар республика районнары буенча бүленгән.
Бу укытучыларның методик копилкасын өстәмә электрон интернет - ресурслар белән тулыландыру һәм онлайн дәресләрне сыйфатлы уздыру өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк.

Дәүләтшина Г. И., мәгариф бүлеге методисты
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International