"Татарстан Милли Проектлары-2020 " Фотоконкурсы

2020 елның 10 июле, җомга

Россия Федерациясе Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» 2018 елның 7 маендагы 204 номерлы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла торган милли проектлар составында Татарстан Республикасы проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен күрсәтү максатларында «Татарстанның милли проектлары – 2020» республика фотоконкурсы уза.

Фотоконкурсны оештыручылар - «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси Советы Президиумы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрлыгы, региональ проект офислары, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы»Ассоциациясе.

2020 елның 1 июненнән 15 октябренә кадәр фотоконкурсның муниципаль этабы үткәрелә. Югары Ослан муниципаль районының белем бирү учреждениеләре актив рәвештә фотоматериаллар җибәрә.

Барлык теләүчеләрне фотоконкурста катнашырга, катнашу өчен фотоматериалларны түбәндәге электрон адреска җибәрергә чакырабыз: cdo_uslon@mail.ru
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International