Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре берьеллык үләннәрдән сенаж салалар. Бүгенге көнгә 17234 тонна сенаж салынган, бу планга карата 81%.
Фермер хуҗалыклары печән пресслау эшен төгәлли. Азык ишегалларында барлыгы 4342 тонна печән рулоннарда эскертләнгән. "Нармонка"агрофирмасы филиалы еллык азык запасына ия. Предприятие механизаторлары терлек азыгы әзерләүдә көйле эшләделәр. Биредә бер баш терлеккә 40 азык берәмлеге бар. Әзерләү буенча иң түбән күрсәткечләргә "Востокзернопродукт" АҖ предприятиесе ия - бер шартлы баш терлеккә барлыгы 6,9 к.ед. Бу предприятиедә терлек азыгының төп өлеше кукуруз хисабына әзерләнәчәк.