Һава шартлары уңай булу сәбәпле, район территориясендә «Россия суы» бөтенроссия акциясе дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, бу акция Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы тарафыннан оештырылды, ул су объектлары ярларында санитар тәртип урнаштыру һәм саклау, иҗтимагый активлыкны һәм гражданнарның табигатькә сак карашын үстерү максатыннан үткәрелә. Әлеге акция «Идел киңлекләре» тыюлыгы һәм «Печище геологик кисеме»Опт территориясендә узды. «Россия суы» акциясенә активистлар, мәктәп укучылары һәм балыкчылар кушылды, территорияне чүп-чардан, пластик һәм пыяладан чистарттылар.
Барлык район халкын әлеге акциядә катнашырга чакырабыз.