Бүген «Свияга» стендка ату комплексында стендка ату буенча Россия Кубогының икенче этабын ачу тантанасы узды. Чарада ТР Спорт министры Владимир Леонов, спортның беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов һәм ТР пуля һәм стендка ату федерациясе президенты Сергей Демин катнашты.
Ярышларда катнашучыларны ТР Спорт министры Владимир Леонов сәламләде:
Ярышлар 11-15 июльдә узачак. Стендка ату буенча РФ Кубогының икенче этабында илнең 10 шәһәреннән һәм төбәгеннән 130 спортчы катнаша. Турнирда Татарстан җыелма командасын халыкара ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар, стендка ату буенча Россия җыелма командасы әгъзалары Альбина Шакирова, Зилә Батыршина, Алинә Фазылҗанова, Николай Теплый, Сергей Демин (барысы да - скит), Геннадий Мамкин, Полина Князева, Татьяна Саранская, Екатерина Субботина, Артем Копыстынский (барысы да - трап) тәкъдим итә.
Ярышлар Татарстан Республикасы пуля белән һәм стендка ату федерациясе сайтында он-лайн трансляцияләнәчәк www.shooting-rt.ru
ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте