Хөрмәтле Югары Ослан почта элемтәсе хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия почтасы көне белән чын күңелдән котлыйм!
Һөнәри бәйрәмегез көнендә Югары Ослан районының почта тармагы хезмәткәрләренә, үзләренең гади булмаган һәм җаваплы эшенә бирелгән барлык хезмәткәрләргә рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез. Җәмгыять һәм дәүләт тормышында бу мөһим өлкәне үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән почта хезмәте ветераннарына аерым котлау сүзләре әйтелде.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм бәйрәм кәефе телим!
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе В. С. Тимиряев