Хезмәтләрне цифрлы рәвешкә күчерү

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Бүген, 14.07.2020, ТР дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре белән ZOOM системасы буенча ВКС форматындагы хезмәтләрне цифрлы рәвешкә күчерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Цифрлы үсеш министры А.Р. Хәйруллин сүзләренә караганда, Татарстан Республикасында 361 хезмәт күрсәтелә, шуларның 221е – дәүләт, 96сы – муниципаль, 44е – тапшырылган вәкаләтләр буенча. Якын арада барлык муниципалитетларга, Министрлык белән берлектә, хезмәтләрне цифрлы рәвешкә күчерү буенча зур эш башкарасы бар (бүгенге көндә 42,5% күчерелгән).
- 2022 елга хезмәтләрнең гомуми саныннан 70% күчерелергә тиеш, - дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International