2020 елның беренче яртыеллыгында «Халык контроле» сервисының эш нәтиҗәләре

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Бүген «2020 елның беренче яртыеллыгында «Халык контроле» системасының эш нәтиҗәләре турында» дигән темага видеоконференция режимында брифинг булып узды.
ТР Цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гисмятов һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская 2020 елның 6 аенда системадагы эш турында сөйләделәр.
Ел башыннан республика гражданнарыннан 40 меңгә якын мөрәҗәгать килгән, 68% ы хәл ителгән. Сервиска ешрак хатын-кызлар мөрәҗәгать иткән (61%). Мөрәҗәгать итүчеләрнең яше 25тән 44кә кадәр.
Быел саннар тагын ике яңа категория өстәгән: Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Ветеран янәшәдә яши» һәм «COVID-19».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International