ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, соңгы көннәрдә интернетта «совет стажы»өчен пенсияләрне яңадан исәпләү турындагы мәгълүмат актив тарала. Янәсе, бу вакыт өчен өстәмә түләү алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.
Искәртеп узабыз, 1991 елга кадәр (шул исәптән совет чорында) стажлары булган гражданнарның пенсия хокукларын яңадан бәяләү 2009 елда узды. Бу процесс валоризация дип атала. Ул вакытта бүлекчә белгечләре татарстанлыларның пенсияләрен яңадан исәпләү буенча зур эш башкарган. 2010 елга кадәр билгеләнгән барлык пенсияләр дә яңадан исәпләнде.
Шулай ук Пенсия фонды пенсионерларның уртак тормышы юбилейларына өстәмә кертми дип игътибар итәбез
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com