«Табигать даруханәсе»

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Җәй - эссе һава торышы чоры гына түгел, ә дару үләннәре белән запаслану өчен менә дигән вакыт та. Шулай итеп, Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән дару үләннәре җыюны актив алып баралар. Үсемлекләр бик күп дәвалау үзенчәлекләренә ия: алар ясалма витаминнар һәм кремнарга, хәтта кара чәйгә бик яхшы альтернатива булачак.
Дару үләннәрен җыю бик файдалы шөгыль булып тора, шулай ук кешегә кышкы чорга витаминнар кертүне гарантияли. Әлеге процесска дөрес карарга кирәк, чөнки һәр үсемлекнең үз әзерләү чоры бар. Бу төрле вакытта теге яки бу үләннең туклыклы һәм шифалы матдәләрнең иң күп микъдарын үз эченә алуы белән аңлатыла.
Үләннәр кеше сәламәтлеге өчен генә файда китерә, аны савыктыра һәм яшәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International