Белдермә

2020 елның 17 июле, җомга

20 нче июльдә сәгать 10.00 да район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Югары Ослан муниципаль районы Советының чираттагы илле тугызынчы утырышы була.
Көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләрне карау күздә тотыла:
1. 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алмаштыруны килештерү турында;
2. Югары Ослан муниципаль районы Советыннан участок сайлау комиссияләре резервы составына кандидатлар турында;
3. Югары Ослан муниципаль районында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" муниципаль программасын гамәлгә ашыруның барышы турында;
4. “2020 елга Югары Ослан муниципаль районының әйләнә-тирә мохитен саклау " программасын тормышка ашыруның барышы турында»;
5. Югары Ослан муниципаль районында милли проектларны һәм республика максатчан программаларын тормышка ашыруның барышы турында;
6. Югары Ослан муниципаль районында сәламәтлек саклау үсешенең торышы һәм перспективалары турында;
7. Татарстан тарихы һәм Югары Ослан муниципаль районының республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше турында;
8. Төрлесеннән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International