3 нче июльдән 22 нче июльгә кадәр Югары Ослан гимназиясе базасында бердәм дәүләт имтиханы үтә. Имтиханнарның төп өлеше артта калды һәм 17 июльдән нәтиҗәләрне рәсми игълан итү башлана. Бүген география, әдәбият, информатика һәм ИКТ буенча 3 июльдә тапшырган төп имтихан нәтиҗәләре билгеле булачак.
20 һәм 22 июльдә чыгарылыш сыйныф укучыларына биология һәм инглиз теле буенча соңгы сынауларын узарга туры киләчәк.
Конкрет имтихан буенча нәтиҗәләрне чыгарылыш сыйныф укучылары 10-14 көннән соң беләчәкләр. Быел аларны абитуриентларның документларын вузларның кабул итү комиссияләренә тапшырырга өлгерүләре өчен оператив рәвештә бастырачаклар.