16 июль көнне Югары Ослан муниципаль районы Советының кече залында Югары Ослан муниципаль районының Мактау Китабына кертү өчен кандидатураларны карау буенча комиссия утырышы булып узды.
Комиссия утырышында Югары Ослан авыл җирлегеннән үтенечнамә каралды. Комиссия әгъзалары бертавыштан әлеге кандидатураны хупладылар. Бу үтенеч буенча карар депутатлар тарафыннан 20 июльдә Югары Ослан муниципаль районы Советының чираттагы утырышында кабул ителәчәк.
Шулай ук районның якынлашып килүче юбилее уңаеннан комиссия оешма-хезмәт коллективларыннан, иҗтимагый оешмалардан, район халкыннан район Мактау Китабына кертү өчен кандидатлар буенча тәкъдимнәр көтә.
Комиссия турында мәгълүмат Югары Ослан муниципаль районының рәсми сайтында бар.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнаша.