Ата-аналар балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы.

2020 елның 17 июле, җомга

«Балачак куркынычсызлыгы» Бөтенроссия акциясе кысаларында, су объектларында балаларның үлеменә бәйле бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, Югары Ослан муниципаль районы балалар бакчаларында җәйге чорда табигать һәм ясалма сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлату эшләре үткәрелде.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре тарафыннан, санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, балалар, аларның ата-аналары һәм хезмәткәрләре арасында, ТР территориясендә яңа коронавирус йогышын кисәтү чаралары белән аңлату-профилактика эше үткәрелде. Балалар белән сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында уеннар-әңгәмәләр үткәрелде, алар мисаллар, иллюстрацияләр белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International