Югары янгын куркынычы

2020 елның 17 июле, җомга

ТР ның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2014 елның 1 августыннан алып 2015 елның 31 июленә кадәр ТР территориясендә аучылык байлыкларының санын киметү буенча әсбаплар әзерләнә. 
ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 14 июлендәге 589 номерлы карары белән агымдагы елның 15 июленнән республикада гражданнарның урманнарда булуын, аларда транспорт чаралары керүен һәм билгеле бер төр эш төрләрен, гамәлдәге законнар нигезендә урманнардан файдалану эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затларның гомуми файдаланудагы юлларыннан үтәли йөрүләрен чикләү кертелде.
Исегезгә төшерәбез, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Әгәр урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу урман янгыны барлыкка килүгә китерсә һәм урманнарга зыян китерелсә, кылган гамәлләре РФ Җинаять кодексының 261 ст.буенча җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International