Хөрмәтле ата-аналар!
2018 елның 1 гыйнварыннан беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләү бирелә.
2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан хатын-кызлар айлык түләүгә хокуклы, шартта:
• Россия Федерациясе гражданлыгы булу;
• Россия Федерациясе территориясендә даими яшәү;
* 2018 елның 1 гыйнварыннан бала туу;
* гаиләнең җан башына уртача керем күләме 20 170 сумнан артмый.
2020 елда айлык түләү күләме - 9373 сум.
Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча РМПҮ бүлекчәсенә түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
• баланың туу (уллыкка алу) турында таныклык;
* гариза бирү аеннан алдагы 12 календарь ай өчен гаилә әгъзаларының керемнәре турында белешмәләр булган документлар;
* банкта ачылган счет реквизитлары.