Районда ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды, аның кысаларында, традиция буенча, булачак беренче сыйныф укучыларын мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итү планлаштырыла.
Агымдагы атнада хәйрия ярдәме Казан дары заводы тарафыннан күрсәтелде, ул канцелярия кирәк-яраклары җыйналган 50 портфель сатып алды, шуларның 42се Югары Ослан урта мәктәбенә тапшырылды инде.
Шулай ук 16 нчы июль көнне Яр буе Морквашы гомуми белем бирү мәктәбенең беренче сыйныф укучыларына хәйрияче Заур Рамазанов тарафыннан портфельләр тапшырылды.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә теләгән һәркем катнаша ала.