Консультация-кисәтү

2020 елның 18 июле, шимбә

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча 2020 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- урыны белән көчле яңгырлар;
- яшенле яңгыр, урыны белән боз.;
- кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр.
19 июльдә иртән һәм көндез Казанда урыны белән яшен һәм кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International