РФ Президенты исеменнән Бөек Ватан сугышы ветеранына котлау тапшыру

2020 елның 19 июле, якшәмбе

17 нче июльдә Югары Ослан районының Нариман авылында яшәүче Столярова Анна Александровна үзенең 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә.
Юбилярны Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Зиатдинов Марат һәм Шеланга авыл җирлеге башлыгы Майоров Валерий котлады. Аңа сәламәтлек һәм иминлек теләп, алар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыдылар һәм бүләк тапшырдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International