Намуслы хезмәте, сайлау системасын үстерүгә керткән шәхси өлеше, актив тормыш позициясе өчен Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты И.и. Гыйльметдиновның Рәхмәт хаты белән Югары Ослан муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе секретаре Елена Юрьевна Язынина бүләкләнде.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә намуслы хезмәте, Югары Ослан муниципаль районының иҗтимагый һәм сәяси тормышында актив катнашканы өчен Югары Ослан муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе башлыгы Гобәйдуллин Рәшит Галимҗан улы бүләкләнде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Югары Ослан муниципаль районының социаль – икътисадый үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен «ТАССРга 100 ел» юбилей билгесе белән бүләкләнделәр:
- Югары Ослан муниципаль районының сәламәтлек саклау һәм социаль өлкә ветераны Серебрякова Элеонора Яковлевна;
- Югары Ослан РҮХнең баш табибы урынбасары, Югары Ослан районында Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Наумова Татьяна Вениаминовна;
- Югары Ослан муниципаль районы Советы депутаты, «Таткрахмалпатока " АҖ генераль директоры Прокопьев Альберт Иванович;
- Югары Ослан районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе - Постников Виктор Павлович;
- район ветераннар советы рәисе - Троицкая Римма Сергеевна.