Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш район Советының чираттагы илле тугызынчы утырышы узды. Утырыш Совет рәисе, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.
Совет утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде:
1. 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алмаштыруны килештерү турында;
2. Югары Ослан муниципаль районы Советыннан участок сайлау комиссияләре резервы составына кандидатлар турында;
3. Югары Ослан муниципаль районында "авыл территорияләрен комплекслы үстерү" муниципаль программасын гамәлгә ашыруның барышы турында;
4. 2020 елга Югары Ослан муниципаль районының әйләнә-тирә мохитен саклау " программасын тормышка ашыруның барышы турында»;
5. Югары Ослан муниципаль районында милли проектларны һәм республика максатчан программаларын тормышка ашыруның барышы турында;
6. Югары Ослан муниципаль районында сәламәтлек саклау үсешенең торышы һәм перспективалары турында;
7. Татарстан тарихы һәм Югары Ослан муниципаль районының республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше турында;
8. Югары Ослан муниципаль районының Мактау Китабына кертү турында;
Һәр мәсьәлә буенча депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр.
Югары Ослан муниципаль районы советы утырышы эшендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы катнашты.