Сезне Югары Ослан районының икътисади һәм социаль тормышына зур өлеш керткән геройлар белән таныштыруны дәвам итәбез.
Югары Ослан урта мәктәбенең легендар физкультура укытучысы, РСФСРның атказанган укытучысы-Парфилов Александр Иванович, аннан башка районда спорт үсешен һәм чаңгы тармагында югары нәтиҗәләргә ирешүне күз алдына да китереп булмый.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган, бөтен вакытларын яшь буынга биреп, «Зур хәрефтән Укытучы» образының ачык мисалы.
Фотода (фондтан Гарәфетдинов Ф .А.-РОНО мөдире) Парфилов А. И. 1984 елның 24 августында «Волга» кинотеатрында узган август киңәшмәсендә чыгыш ясый.