Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче гражданнарны, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләренә барып карау буенча актив эш алып баралар.
Өлкәннәрнең өйләренә йөреп чыгуның максаты: социаль хезмәт күрсәтү мөмкинлеге, андый хезмәтләрнең исемлеге, социаль хезмәт күрсәтү шартлары, өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү тора. Шулай ук янгын турында профилактик эш, газ җиһазларын, электр үткәргечләрне тикшерү, автоматик янгын хәбәрчеләре турында актив эш алып барыла. Өлкән яшьтәге кешеләргә янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тапшырыла.
Гражданнарга барганда комплекслы үзәк белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре өйдә йөреп чыгу актын тутыралар. Бу очракта ярдәмгә мохтаҗ кешеләргэ социаль хезмәт күрсәтеп, белгечләр өлкән яшьтәге гражданнарга кирәкле документларны тутырырга да булышалар.