Боерыкка кул куелды!

2020 елның 24 июле, җомга


Шушы көннәрдә Россия Федерациясе Спорт министрлыгының «Хезмәткә һәм оборонага әзер «(ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын аерымлык билгесе белән бүләкләү турында " 2020 елның 17 июлендәге 46-нг номерлы чираттагы боерыгына кул куелды.

Әлеге боерык нигезендә Югары Ослан районының 34 кешесенә IV-VI дәрәҗәләрдә ГТО комплексының алтын аерымлык билгеләре бирелде.

ГТОның алтын билгеләре булу абитуриентларга Бдига өстәмә 1дән 10 баллга кадәр, студентларга югары стипендия алу мөмкинлеге бирә.

Россия Спорт министрлыгының 17.07.2020 ел, № 46 нг боерыгы ГТО комплексының рәсми интернет-порталында урнаштырылган https://www.gto.ru/files/uploads/documents/5f154331ab5cb.pdf


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International