Бүген, 24 июльдә, Шәрык йолдызчыгы авылында яшәүче, актив җәмәгать эшлеклесе, «Бердәм Россия» партиясенең өлкән әгъзасы Любовь Устинова үзенең 87 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.
Кунакларны Любовь Николаевна капка янында каршы алды. Аның телефоны шалтырата, тынмый. Тәнәфесләрдә, котлаулар кабул иткәндә, ул безнең белән дә аралаша белә.
- Иртәнге алтыдан башлап мине барысы да котлыйлар. Мәскәү, Тольятти, Украинадан шалтыраталар. Барысы да хәтерли, беркем дә онытмады, күңелле, - дип елмая ул.
Сергей Викторович Любовь Николаевнага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшинның котлау хатын тапшыра. Шулай ук аңа «Бердәм Россия» Генераль советы Секретаре Андрей Турчак та котлау сүзләре җиткерде.
Любовь Николаевнаның кәефе күтәренке һәм дулкынлануы сизелә, аңа күп әйтәсе килә, ул бер темадан икенчесенә күчә, кунакларны өстәлгә чакырып.
- Хөрмәтле Любовь Николаевна, сез искиткеч хатын-кыз. Сез-безнең ышанычлы дустыбыз һәм көрәштәшебез, - дип мөрәҗәгать итә юбилярга Фәридә Янтыкова. - Барлык партия мәсьәләләрендә дә Без сезгә таяна алабыз. Партия принципларына тугры булуыгыз һәм тормышыбызны яхшырак итү теләге өчен рәхмәт сезгә.