Төзелеш, торак – коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика бүлеге начальнигы Алексей Московкин бу атнада мәгариф объектларын җылытучы котельныйларны йөреп чыкты.
Сәфәр Ростехнадзор һәм хезмәт күрсәтүче оешма белгечләре катнашында оештырылды. Тикшерү барышында җитешсезлекләр билгеләп үтелде. Алга таба, тикшерү нәтиҗәләре буенча, ачыкланган бозулар исемлеге язмача җибәреләчәк, аларны газ җибәргәнче бетерергә кирәк булачак.