Советлар Союзы Герое Александр Петрович Афанасьевның тууына 100 ел

2020 елның 26 июле, якшәмбе


Кичә Советлар Союзы Герое Александр Петрович Афанасьевның тууына 100 ел тулды.

Булачак Герой Карахуҗа авылында туа. Аннары гаилә Түбән Осланга күчеп килә, анда Саша мәктәпне тәмамлый, колхозда тракторчы булып эшли.

Фронтта танкист Афанасьев сугыш башыннан бирле. 1944 елда Польшаны фашистлардан азат иткәндә һәлак була.


Сугыштан соңгы дүрт буын туганнары үз геройларының батырлыгын хәтерли һәм хөрмәтли.

Геройның бертуганнары Наталья һәм Нина Беловлар Югары Осланның Геройлар паркында булдылар һәм абыйсының мемориаль тактасына чәчәкләр салдылар.

Саша Афанасьев 1920 елның 25 июлендә туа. Туган көнендә һәлак була.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International