1 августтан 2019 елда эшләүче пенсионерларның пенсияләре арта

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

1 августтан Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге 2019 елда эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләрен яңадан исәпли башлый. Ул узган ел иминият взнослары кергән иминият пенсияләренә кагылачак.

Традицион индексациядән аермалы буларак, пенсия күләме теркәлгән коэффициентка арта, август аенда яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: ул югарырак булган саен, пенсиягә өстәмә күбрәк. Яңадан исәпләү нәтиҗәсендә максималь арту 2020 ел бәясе буенча исәпләнгән өч пенсия коэффициенты белән чикләнгән, ягъни 279 сум.

Иминият пенсияләрен яңадан исәпләү 285 302 татарстанлы алачак. Бу максатларга Пенсия фонды бюджетында 55 млн. сум каралган.

Иминият пенсиясен арттырудан тыш, 1 августтан пенсионерларга пенсия тупланмалары акчаларыннан: тупланма пенсиядән, ашыгыч пенсия түләвеннән һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләрдән түләүләр күләме дә арттырылачак. 
Пенсия тупланмаларын яңадан исәпләү 1748 пенсионерга кагылачак, шул исәптән 1022 ашыгыч түләү алучыга һәм 1470 тупланма пенсия алучыга. Аларның айлык түләүләре 2019 елга инвестицияләү нәтиҗәләре буенча корректлау коэффициентын исәпкә алып арттырылачак. 

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru

www.vk.com/pfr_rt,

www.facebook.com/pfrrt,

www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571

ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13,

pressa.pfr@gmail.com
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International