«2014 – 20222 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында һәм ачык конкурс нәтиҗәләре буенча Казан шәһәрендә «Яшьләр» балалар сәламәтләндерү лагере базасында 2020 елның 12-29 нчы августында Биләр дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә «Тартария» төбәкара балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль иҗаты форумын һәм 2020 елның 12-16 нчы августында Алексеевск муниципаль районы археология музей-тыюлыгының Татар теле буенча сөйләм практикасы булган «Болгар – Туган тел» төбәкара чатыр лагерен үткәрү планлаштырыла.
Агымдагы елда, яңа коронавирус йогышын тарату буенча карантин чаралар кертелүгә бәйле рәвештә, «Тартария» һәм «Болгар – Туган тел» форумы татар телен белүче ТР мәгариф оешмалары укучылары өчен август аенда үткәрелә.
Хәзерге вакытта «Тартария» һәм «Болгар – Туган тел» форумының профильле сменаларында ял итәргә теләк белдерүчеләр (Югары Ослан гимназиясе, Югары Ослан урта мәктәбе, Шеланга урта мәктәбе укучылары) муниципаль балалар сәламәтләндерү лагерьларына юллама рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар җыю белән шөгыльләнәләр.
Г. И. Дәүләтшина, мәгариф бүлеге методисты