Балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыкларын тикшерү

2020 елның 28 июле, сишәмбе


2020 елның 17, 21, 23 һәм 27 июль көннәрендә Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Касимов В.В., начальник урынбасары Әхмәткәримова А.Г., методист Сәйфетдинова Н. П. составында комиссия балалар өчен куркынычсызлык таләпләренә туры килү - килмәүне тикшерде.

Комиссия әгъзалары тарафыннан 32 балалар уен һәм спорт мәйданчыгы тикшерелде. Тикшерү барышында комиссия спорт җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлыкны тәэмин итүгә, уен мәйданчыгы һәм спорт җиһазларының өслеген чистартуга һәм тышкы кыяфәтенә игътибар итте.

Уен һәм спорт мәйданчыкларын тикшерү нәтиҗәләре буенча, яңа уку елына карата ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүне таләп итеп, актлар төзелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International