Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» комплекслы үзәге белгечләре үз эшләрендә заманча технологияләр кулланалар. Шулай итеп, Югары Ослан районының Куралово һәм Макыл авылларында урнашкан 3 нче социаль участокта белгечләр планшетында урнаштырылган «Хокукый навигатор» программасы кулланылды.
Әлеге кушымтада түбәндәге категорияләр өчен социаль ярдәм чаралары турында барысын да белергә мөмкин: алып торучы гаиләләр (опека һәм попечительлек); күп балалы гаиләләр (балалы гаиләләргә пособие); 18 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче ата-аналары булган гаиләләр; балигъ булмаган ата-аналары белән гаиләләр; мөмкинлекләре чикләнгән гаиләләр; закон белән каршылыктагы балалар булган гаиләләр.