«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе күркәм традициягә әверелде, аның кысаларында яңа уку елы алдыннан район мәгариф учреждениеләренең беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшыру планлаштырыла.
Традицион игелек акциясе 2020 елның 1 августыннан 25 августына кадәр барачак. Акциядә барлык теләүчеләр дә катнаша ала.
Барлык битараф булмаган кешеләрне акциядә катнашырга һәм беренче сыйныф укучыларына мәктәпкә җыенырга ярдәм итәргә чакырабыз!